ШЫҢШУ ф. 1) Чинау, чинап елау, тонык кына чыелдау (эт һ.б. хайваннар тур.). Җәкәү эшкә бармаган көннәрдә Актырнак ни эшләргә белмичә урамда чабып йөри, шыңшый, сыкрана. Г.Рәхим. Эт --- шыңшый, сызлана, яралы урыннарын ялый. З.Мәхмүди

2) Елау (гадәттә, ачуны китереп юкка-барга елау тур.) // Еламсырау. Ул арада Йосыф кахан янә чатырга әйләнеп керде, шыңшый башлаган баланы кулына алды; сабый, еларга җыенып, йөзен чытты. М.Хәбибуллин. Балаларның --- күбесе тавыш-тынсыз, хәрәкәтсез, кайсылары кыймылдый, шыңшый, сирәге кычкырып елый. М.Маликова

3) ирон. Борын астыннан гына, әкрен генә җырлау, тавышны күтәрмичә генә җырлау. Гөлчирә төпсез күз карашын гадәттән тыш сагыш белән кояш батышы ягына текәгән дә шыңшый иде: Тракторист – майлы крич, Хур иттең башларымны. М.Мәһдиев. Карт кына бер көтүче, сарыклар утлаганга карап, таягына таянган да тыныч ләззәт илә борын астыннан гына бер көй шыңшый иде. Р.Батулла

4) күч. Ризасызлык, канәгатьсезлек белдереп зарлану, сукрану, сукранып сөйләнү. Бу ач яңаклы адәм Фәритнең үз күңеленә дә нигәдер ятып бетми иде. Тотып яманларлык начар ягы да юк шикелле – әзрәк шыңшый, мескенләнә – анысы бар. Г.Әпсәләмов. Тик ни гаҗәп, соңгы вакытта һәрвакыт зарланып, мескенләнеп, кызгандырып көн күрүче, соранып, шыңшып яшәүче ир-егетләр күбәйде. Р.Миңнуллин

Шыңшый башлау Шыңшырга тотыну. Ул кычкырган тавышка уянган малайлар көйсезләнә, шыңшый башладылар. А.Гыйләҗев. Иртән бер җырны шыңшый башласа, шуны көне буе суза. М.Мәһдиев

Шыңшып алу Берара, бераз гына шыңшу. Булат, озак елап өзлеккән бала, кебек яңадан шыңшып алды. М.Әхмәтшина. Дамка бер адым алга атлый да Галиягә таба борылып карый, әкрен генә шыңшып ала. Г.Әхмәтова

Шыңшып җибәрү Уйламаганда, кинәт шыңшый башлау. Бер карчык: «Мәчетебез җылый-й!» – дип, сузып кына шыңшып та җибәрде. Ә.Еники

Шыңшып йөрү Һәрдаим, әледән-әле шыңшу. Беренче көннәрдә кызлар: «Кая килеп эләктек без?» – дип шактый шыңшып йөрсәләр дә, тора-бара ияләштеләр тагын. А.Әхмәтгалиева. Театр училищесында укыганда, Камал театрында беренче мәртәбә «Янар чәчәк» спектаклен карагач, озак вакытлар шул әсәрдәге җырны эчтән шыңшып йөрдем. Х.Мәхмүтов

Шыңшып карау Шыңшырга омтылу, тырышу; сынау өчен шыңшу. Нинди авыр юлда, көзге Идел өстендә калтыраса да, елау түгел, шыңшып та карамады сабый. Ә.Баян. Күзләрем йомыла башлагач, күңелгә килгән бер көйне сызгырырга тотындым. Җыр да шыңшып карадым. А.Гыйләҗев

Шыңшып кую Көтмәгәндә, кинәт шыңшу; бер тапкыр шыңшу. Исән эт --- тып-тын гына алар артыннан иярде. Ул әллә нигә өзек-өзек итеп шыңшып куя ---. А.Вергазов. Женя моңа кадәр ярым шаярып, ярым чыны белән туристлар арасында бик популяр җырның «Мама, я хочу домой» дигән кисәген җырлап я шыңшып куя иде. А.Хәсәнов

Шыңшып тору Хәзерге вакытта шыңшу; һәрдаим яки әледән-әле шыңшу. Туктар, хуҗасы тукмаклап аткан эт сыман, беравык еламсырап, шыңшып торды. Х.Ибраһим. Балконлы йортлар артыннан – каяндыр безнең халәтләргә иш булып, тальян гармун шыңшып торды. Р.Фәйзуллин

Шыңшып яту сөйл. к. шыңшып тору. Мин әле күтәреләчәкмен, мин егылып, шыңшып ята торган мескен егетләрдән түгел. Н.Гыйматдинова. Алар бөтенесе бергә җыелып, Шәрифҗанның якасыннан алдылар да аны ятагына әйләндереп салдылар. Менә ул ничә көн инде шунда шыңшып ята. Р.Гыйззәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә