ШЫҢКАЮ ф. 1) Селкенмичә тик тору, хәрәкәтсез калу. Тора солдат кыш буенча, гүр-окопта шыңкаеп, Мәрхәмәтсез кышкы салкынны татый хәлдән таеп. Аң 2) гади с. Качу, шылу, таю, ычкыну. Әхәт сикереп торды да, ---Сәлимгә таба килә башлады. Тегесе, артына борылып карый-карый, урман ягына шыңкаерга ашыкты. Г.Бәширов Шыңкая башлау Шыңкаерга тотыну. Кайберләре исә, артларына карый-карый, куаклар артына шыңкая башладылар. Г.Бәширов |