ШЫҢГЫ’Р-ШЫҢГЫР иярт. Металл яки шундый каты әйберләр бер-беренә бәрелүдән бертуктаусыз яки әледән-әле бер ритмга чыгып торган калын, саңгырау калтыраулы тавышны белдерә. Менә бервакыт түбән очтан кызларның, дәртле бер уенчак көйгә салып, шыңгыр-шыңгыр киндер тукмаклаган тавышлары ишетелә башлады. Л.Гыйззәтуллина. Сәбиләне тизрәк тулай торагына озатып куям да трамвай тукталышына йөгерәм. ...Дыңгыр-дыңгыр, шыңгыр-шыңгыр – трамвайның үз җыры. Г.Гомәр

2) к. шыгыр-шыгыр. Буйга җиткән ак күлмәкле кыз бала шыңгыр-шыңгыр, шыңгыр-шыңгыр су ала. Р.Мингалимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә