ШЫҢГЫРДА’У ф. 1) Нәрсә дә булса шыңгыр-шыңгыр килү, шундый тавыш чыгару. Борһан абзыйның капкасы да, ниһаять, төбенә хәтле шыңгырдап ачылды. Ә.Еники. Километрга сузылган озын состав буферлары бер-берсенә бәрелә дә, баштан ахырга таба металл тавышлары шыңгырдап йөгерә. Ә.Баян 2) Ямьсез, шыгырдаулы тавыш бирү. Тәлинкәсе сылтый энәгә, Энә әйтә: – Сәбәп синдер! – ди; Әрләшәләр, шелтә эләгә... Ә патефон һаман шыңгырдый. З.Нури. --- гармуным соңгы вакытта элеккечә очынып-очынып җырламый, шыңгырдый да туктый, шыңгырдый да туктый. Ф.Яруллин 3) Кайтаваз булып яңгырау, шаңгырдау. Ул шыңгырдап торган зур урманнар, Биек-биек таулар, киң кырлар --- Барысы хәзер синең милкең болар. Б.Рәхмәт. Фәһимә, җырлый-җырлый, тәрәзә пыялаларын юа, өй шыңгырдап яңгырап тора ---. Д.Каюмова 4) Яңгырап торган музыкаль матур тавыш белән җырлау, сөйләү, көлү һ.б. Һаҗәр аның күзләренә текәлеп тыңлый, ләкин сүзләрен аңламый, тик егетнең көмештәй шыңгырдап аккан саф ачык тавышын ишетә иде. Г.Ибраһимов. Хәйдәров тагын шыңгырдап көлеп алды. Т.Миңнуллин 5) к. шыңшу ( 4 мәгъ.). Ул әлеге концертта Гүзәлия җырлаган «Мәхәббәт» җырын авыз эченнән шыңгырдап, идәннәрен җыештыра башлады. Ф.Яруллин 6) Саңгырау шартлау, шарт иткән тавыш чыгару. --- утын түмәркәсе, шыңгырдап, урталай ярыла да, сызгырып, ике якка оча. Г.Бәширов 7) Тигез генә гөжләү. Түр башындагы самавыр әле сүнеп өлгермәгән, шыңгырдый. Сөембикә 8) күч. к. шыгырдау ( 3 мәгъ.). Картиналарны үтереп мактадылар, моңарчы ватык арба сыман шыңгырдап йөргән автор турында «егет җигелеп эшләгән» диештеләр. Н.Гыйматдинова. Кәҗәсен савып бетергәч, Мөхлисә карчык, шыңгырдый-шыңгырдый, урыныннан кузгалды. Г.Әдһәмова 9) күч. хуплм. Сөйләү, әйтү, сукалау. Президиумда кыбырсып утырган әлеге кешеләрнең берсе инде менә бүтәнчәрәк шыңгырдый: – Ярар, ник чәнчелеп китми планёркасы! Э.Касыймов 10) күч. к. шыгырдау ( 4 мәгъ.). «Исәнлек-саулык ничек соң?» – дисәң: «Йөрибез шунда шыңгырдап!» – ди, картларга охшатып. Ш.Галиев 11) күч. Берәр урын авырту, сызлау. Хатыйп абзый яшьтәше Нурислам абзыйдан: «Нәрсә, Нурис, арыдыңмы, билләрең шыңгырдый башладымы?» – дип сорап куйды. Р.Әхмәтов ◊ Шыңгырдап торган 1) Нык, коры, черемәгән, бәрсәң, тавыш бирә торган. Йортлар шыңгырдап торган ылыс бүрәнәләрдән салынган. М.Әмирханов. Сараның туктаусыз ягып торсаң да өч еллык утыны бар өстенә, шул малай әнә тагын бер машина шыңгырдап торган каен утыны алып кайткан. В.Нуруллин; 2) Коры, кипкән. Җәйләрен ирләр күмер, дегет эшләгәннәр, --- тимерче алачыкларын шыңгырдап торган нарат күмере белән тәэмин иткәннәр. М.Мәһдиев. Шыңгырдап торган юл булса, --- авылларга чыгып йөреп кайтырга да авырсынмас иде ул. Ф.Сәйфи-Казанлы; 3) к. шыгырдап торган ( 1 мәгъ.). Мәннән абзый шул агач төбенә тезләнде дә шыңгырдап торган яңа пычкыны кирткә каршы якка куйды. Г.Гобәй. Сугышның соңгы елында әни --- шыңгырдап торган хром күн итекне, тагын нәрсәләрнедер ике пот арыш онына алыштырып кайтты. Ә.Рәшит; 4) Гайрәтле, көчле, егәрле. Машинистлар картлык ялына илле биштән чыгалар һәм аларның күбесе – әле егетләр шикелле шыңгырдап торган, тап-таза кешеләр. Р.Фәизов Шыңгырдап алу Бераз яки бер тапкыр шыңгырдау. Авыл беразга тын тора – кичке аш вакыты. Ләкин бу тынлык озакка түгел. Бу – югары яки түбән очтан гармун теленең бер генә шыңгырдап алуына кадәр генә. М.Мәһдиев Шыңгырдап калу Берәр нәрсәдән соң шыңгырдау. Скрипка кылына берәр чебен кунып очып киткәндә, скрипка шыңгырдап калган шикелле, Габдулла Тукайның сазына дөньяның сизелер-сизелмәс җилләре кагылганда да, аның кыллары чыңламый калмый. Н.Нәҗми Шыңгырдап карау Сынау-тикшерү өчен шыңгырдау. --- һәр җиргә Мәскәү күзәтчесе кую да бик дөрес. Ышанырга ярамый бүтәннәргә. Һәр раюн судиясен Мәскәү раслау искиткеч дөрес. Судияң Мәскәүнеке булгач – шыңгырдап кара. Т.Миңнуллин Шыңгырдап китү Шыңгырдый башлау. Аның көмеш тавышы бүлмә эчендә шыңгырдап китә. А.Алиш. Ятим малайның күңеле эскрипкә кылы кебек бит аның: әз генә кагылдыңмы, шундук шыңгырдап китәргә тора. Г.Ахунов Шыңгырдап кую Бер тапкыр шыңгырдау. Минем уйларымны бүлдереп, тальян шыңгырдап куйды. Л.Ибраһим-Вәлиди Шыңгырдап тору Өзлексез яки әледән-әле шыңгырдау; әле, хәзер шыңгырдау. Тик өйалды баскычына аяк баскач кына искәрәсең: --- бишмәт итәкләре шакыраеп каткан да як-якка тырпайган, берәр нәрсәгә бәрелүгә, калай шикелле шыңгырдап тора. Г.Бәширов. Нарат өйнең диварлары шатлык авазларыннан шыңгырдап тора! Р.Хәбибуллина Шыңгырдый башлау Шыңгырдарга тотыну. Олан уянды да шыңгырдый башлады. Э.Касыймов. Кечкенәрәкләр минеке бәләкәй дип шыңгырдый башласалар, әти кулындагы агач кашык комсызланучының маңгаена төшәргә мөмкин. Ф.Яруллин |