ШЫҢГЫРДАТЫП рәв. 1) Тиз генә, җитез генә; шартлатып. Аннары камераның тимер ишеген чалт-чолт китереп ачтылар да, аннан бер кешене җилкәсеннән төртеп кертеп, яңадан шыңгырдатып бикләп куйдылар. Г.Әпсәләмов. Кайткан да атасына, шыңгырдатып, гүрничәдәй йорт салып биргән, ди. М.Маликова 2) Әйбәтләп, җиренә җиткереп, тиешле дәрәҗәдә. Күрше колхоз ферма салды, Шыңгырдатып нараттан. Г.Афзал . Заман үзгәрде димәктән, авыл халкына әллә ни булды. Берсеннән-берсе үчеккәндәй, шыңгырдатып, алтышар почмаклы йортлар салалар. Р.Фәизов 3) Каты итеп, тавышланып. Ул туктап тамак кырды, хатын-кыз яулыгы кадәр кулъяулыгын чыгарып, шыңгырдатып, борынын сеңгерде ---. Ф.Садриев |