ШЫҢГЫРДАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. шыңгырдау ( 1 мәгъ.) . Аны типкәләп чыгарган соңында, ничә минутлар театр ут чыккан кебек кайнады, тик бик озак шыңгырдатканнан соң гына, рәис, мәҗлестә тәртипне торгызып, хатибка сүзен дәвам итәргә мөмкин булды. Г.Ибраһимов 2) Яңгырату, яңгыраш, кайтаваз тудыру. Урман эчен шыңгырдата бер сандугач. Г.Тукай. Дала тавышлары чыгарып шыңгырдатып җырлавы, --- һәр сүзнең ямен-тәмен татып сөйләшүе, башка күркәм сыйфатлары аны болын чәчәкләре арасында гына үскән илаһи бер гүзәл зат итеп күрсәтә. С.Поварисов. Ул ара да булмады, кемдер, гаҗәп бер нәфислек белән шыңгырдатып, мандолина уйнап җибәрде. С.Кудаш 3) Шыгыр-шыгыр иткән тавыш чыгару, шыгырдату. Һәм ул, шыңгырдатып, мәктәп-мәчетнең Октябрь борылышына кадәр үк эшләнгән таза, имән ишеген ябып куйды. М.Мәһдиев . Бәрхетне алып, кадерләп кенә чиста яулыкка төйнәде һәм, шыңгырдатып, почмактагы олы сандыкны ачты. М.Галиев 4) Шалтыр-шолтыр китерү, шалтырату. Капкалар, кибетләр ачыла, кыз-кыркын, чиләк шыңгырдатып, фонтанга суга чыга... Ф.Хөсни. Торды, арты белән баскан килеш төссез сары чалбарын күтәрде, озаклап рәтләнде, аннан, комганын шыңгырдатып, кулын юды, муеныннан сөлгесен алып кулларын сөртте. М.Мәһдиев. Капкачын шыңгырдата-шыңгырдата, плитә өстендә чәйнек кайный ---. Р.Мирхәйдәров 5) күч. к. шыгырдату ( 3 мәгъ.). Район смотрларында җырлап бүләк тә алганы бар, тальянны да шыңгырдата белә иде ул. М.Галиев. Ишәк скрипкасын тарта, Маймыл мандолинасын чиертә, Кәҗә контрабасны шыңгырдата, тик музыка гына чыкмый. Х.Ибраһим // Тавышын артык көчле чыгармыйча, әкрен генә уйнау. Ләкин Рәмис берни күрми, башын гармун күрегенә терәп, шыңгырдатып, ниндидер көйне исенә төшерергә азаплана иде. М.Маликова. Бераздан ун телле тальянын күтәреп чыкты да, баскычка утырып, шыңгырдатып уйнап та җибәрде. Н.Әхмәдиев Шыңгырдата башлау Шыңгырдатырга тотыну. Бу вакытта югары катта кемдер нигәдер кыңгырау шыңгырдата башлады. Г.Ибраһимов. Аннан тагын гармунын шыңгырдата башлый ул. Ф.Җамалетдинова Шыңгырдата тору Әлегә шыңгырдату. Ашаган савытларны җыештырырга булышырга тотынган идем, Рәшит әфәнде: «Борчылма, мин өстәлдән алып кына куям, калганы – хатын эше, әнә гармун шыңгырдата тор ---», – дип, күрше бүлмәгә төртеп күрсәтте. Ватаным Татарстан Шыңгырдата төшү Тагы да ныграк, катырак шыңгырдату. Ул кымызны биргәндә, кызлар тез йөгенеп, бармаклары тулы чылбырлы алтын-көмеш балдаклары белән касәләргә юри чиертеп, чыңгыраган авазлар чыгару дисеңме. Бизәкле читекләрене юри шыңгырдата төшү дисеңме. Бар да бар. Р.Батулла Шыңгырдатып алу Кыска гына вакыт шыңгырдату . Идәндә торган баянны күргәч: – Кем уйный? Мөмкин булса, шыңгырдатып алыйм әле, – дип, кулына баянны алды ---. Г.Галиева. Җәмил гармунны бер-ике тапкыр шыңгырдатып алгач уйнап җибәрде. З.Мәхмүди Шыңгырдатып карау Тикшерү-белү максаты белән шыңгырдату. Гармун сатып алып, кызыгып шыңгырдатып та караган идем. Г.Галиев. Җыйнак кына гәүдәле, кояшта янган карасу йөзле бер егет, кая алайса шыңгырдатып карыйк, дип, беркем дә кагылырга кыймаган өр-яңа гармунга үрелде. Р.Кәрами Шыңгырдатып кую Бер тапкыр яки рәттән берничә тапкыр шыңгырдату. Менә бермәлне усал гына кыяфәтле бер адәм бер кечкенә генә сары нәрсәне алды да берничә мәртәбә шыңгырдатып куйды. Г.Ибраһимов. Касыйм агай гармунының бакасын шыңгырдатып куйды. А.Әхмәтгалиева Шыңгырдатып тору Өзлексез яки әледән-әле шыңгырдату; сөйләү моментында шыңгырдату. Гармун күреген менә хәзер тартып җибәрер, бәясен күтәрер өчен, юри шыңгырдатып торадыр. Ш.Галиев |