ШЫҢГЫРА’У ф. диал. 1) Тонык кына калын тавыш белән яңгырау, шаңгырау. Без үттек шулай, ташкын булып, Шыңгырап калды безнең чуен җыр. Н.Исәнбәт. Шыңгырасын шулай урман буйлары. X.Кәрим

2) Көчле матур аһәңле тавыш чыгару; яңгырау. Шулвакыт нәкъ карт мөәззиннәр азаны яңгырый, Нәкъ Фараби хәзрәте таушы гөрелди, шыңгырый. Ш.Бабич. Туташның күз карашларында әллә нинди бер җазбият бар, матур тавышы шыңгырап чыга иде. Г.Тукай

3) Чеңгелдәү, зыңлау. Медиатор тоткан кулы гаҗәп бер сизгерлек һәм саклык белән хәрәкәтләнә. Шул сәбәпле кыллар табигый, аһәң белән, нәфис шыңгырыйлар. С.Кудаш

4) Сузынкы, әрнүле авазлар чыгару, иңрәү, ыңгырашу. Извозчик килүгә, ул, ашыга-ашыга, файтунга менеп салынган иде – иске арба, әллә нинди ыңгырашкан тавышлар биреп, шыңгырап китте. Ш.Камал

5) күч. туп. Лыгырдау; кирәкмәгәнне, сөйләргә ярамаганны сөйләү. – Син, Шәңгәрәй абзый, юкны шыңгырап маташма! Г.Ибраһимов

◊ Шыңгырап торган 1) Буш, бернәрсәсез яки бер кешесез; шәрә. Шыңгырап торган буш урамнардан Муса шәһәрнең үз кешесе кебек атлап барды. Ш.Маннур; 2) Билгеле булган, киң таралган (исем, дан һ.б. тур.). Бу училищега культура ягыннан шактый алда торган Бүздәк авылыннан гына түгел, башка авыллардан да яшүсмерләр килеп укыды. Хәзер бу авылның шыңгырап торган училищесы да, тулай торагы да, каретниклары да, нигезе дә калмаган. Г.Кашшаф; 3) к. шыңгырдап торган. Балтачылар, агачларның --- иң төзләрен генә аударып, шыңгырап торган бүрәнәләрдән, бер ай дигәндә, өч бура бурыйлар. А.Хәлим

Шыңгырап алу Берникадәр вакыт шыңгырау. Балта чапкан саен, бүрәнәләр шыңгырап ала. Ш.Маннур

Шыңгырап китү Кинәт шыңгырау. Зур пыяладан торган өлгеләр шыңгырап китте. Г.Тукай. Алар --- тылсымлы бер мандолина сатып алганнар. Кулга тоту белән шыңгырап китә. С.Кудаш

Шыңгырап тору Әле, хәзер, сөйләү моментында шыңгырау. Дәрес булмаган көннәрдә мәдрәсә бер музыка мәктәбенә охшап шыңгырап тора. Г.Тукай. Кайчак башта кырык төрле уй йөри. Әллә ниләр эшлисе килә. Ә менә уйлый башласаң, берни дә килеп чыкмый. Сизәсең, күңел эче буш мичкә шикелле. Шыңгырап тора. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә