ШЫҢГЫРАВЫК и. диал. 1. Яңгыравык, кайтаваз кебек яңгырап торган тавыш. [Бу музыка] көйсез-моңсыз шыңгыравык булып яңгырый иде. Ш.Маннур 2. с. мәгъ. Тыгылган, тыңкыш. Ләкин барган саен бер үк «кәтүк консультант»ка туры килә, ә ул --- өстәл артыннан шыңгыравык борынын гына күрсәтеп, бер үк төрле җавапны шыңгырата бирә иде: «Шигырьләрегез батардай түгел, энем!». Ш.Маннур |