ШЫМЫТЫР хәб. сүз сөйл. 1. Бернәрсә дә юк, коры, буш. Тик аны төрле-төрле ризык белән сыйлыйсың, ә миңа – шымытыр. Ә.Хәсәнов. Беркөн баш бик чатнагач, кибеткә кергән идем, шымытыр – берни юк: ни келәе, ни чебен даруы, дезодаранны әйтмим дә инде. Н.Әхмәдиев

2. и. мәгъ. Һичнәрсә, берни, бернәрсә. Әлмәттә дә шул нефтәдән башка шымытыр да юк икән. А.Гыйләҗев. Кайда эшләсә, шунда хезмәт тәртибен бозган, социализм төзелешенә таяк тыгып йөргән икән ул. Димәк, белешмә урынына да шымытыр гына сиңа! Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә