ШЫМЫКЫЙ с. 1) Шым гына яшәүче, аралашмаучан, кешеләрдән аерылып яшәгән, үз эченә бикләнгән, йомыкый. Күрше авылның бер шымыкый гына кызына өйләнде. К.Кара 2) Астыртын, мыштым. Бүлмәдә ялгызы гына калгач, ул аты-юлы белән сүгенеп куйды: «Вәт шымыкый! Менә ышан син аңа», – дип, әрле-бирле йөрде ул бүлмәсендә. Ф.Садриев |