ШЫМЧЫЛА’У ф. Шымчы сыйфатында кемнеңдер артыннан күзәтеп йөрү. Берәүнең бер атымы яки башка төрле нәрсәсеме җуелса, Мүки бабага килеп, Мүки баба кем угырлаганын шымчылап белеп, ул угырланган нәрсәне табып чыгарадыр икән. К.Насыйри Шымчылап карау Шымчыларга тырышу. Кеше дә яллап, үзем дә артыңнан шымчылап карадым. Ф.Яхин Шымчылап йөрү Озак вакыт дәвамында шымчылау; даими, гел шымчылау. Алай булгач, мине тикшереп, шымчылап йөрмәгез. Г.Каюмов. – Нигә минем арттан шымчылап йөрисең, башка эшең юкмы әллә? – дип кычкырды Наил, ачуланып. Г.Исхакова |