ШЫМЧЫЛАНУ ф. Шымчы булып йөрү, шымчыга әйләнү. Ул-бу булмагае дип шикләнәбез, ышанмыйбыз, аларның күңелендә гел яктылык, сафлык, нәфислек кенә туган минутларын артык төпченүебез, шымчылануыбыз белән каралтабыз. Л.Ихсанова. Баштанаяк утлы корал белән коралланган полк воеводасы князь Афанасий Лыченицын гаскәре кирәк икән, сугышырга, кирәк икән, шымчыланырга, мөмкинлек чыкса, ике дә уйламыйча, Күчем ханның үзен дә үтерергә тиешләр иде. Ф.Бәйрәмова

Шымчыланып тору Һәрвакыт, гел, әледән-әле шымчылану. – Хватит диләр сиңа, хватит! – дип пырдымсызланды Камил, барын да онытып. – Ни минуты покоя! Үзең ялга дип кайтардың, үзең гел шымчыланып торасың! Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә