ШЫМЧЫ и. 1) Яшерен полиция агенты, җасус. Кавиның талантыннан көнләшеп яшәгән каләмдәшләре арасында имеш-мимеш гайбәт тарала башлый: «НКВД кулында утырганда, күпләрне саткан ул! Шуңа күрә исән калган, шунлыктан безнең арага шымчы итеп чыгарганнар инде». З.Зәйнуллин

2) Берәр кешене күзәтүче, аның һәрбер хәрәкәтен тикшереп, тиешле җиргә яки кешегә җиткереп торучы. Татар комитетында алар даими күзәтү астында булалар. Адым саен шымчы, кая карама фашист ярдәмчеләре. Р.Мостафин. Шымчы бит ул кемнәрнеңдер кулында корал гына. Ул ни сөйләмәс тә нәрсә язмас. Төп хикмәт – аның сүзен тыңлап, язганнарын укыган кешеләрдә. М.Маликова

3) к. шпион ( 1 мәгъ.). [Саҗидә]: --- Зифабанулары аклар ягыннан шымчы булып кайткан бит. Г.Камал. Ул, эшне озакка сузмас өчен, кесәсеннән пычак чыгарып, шунда ук немецка ташланды. Ләкин ул аңа кадамады, муеныннан эләктереп, чокырдан өскә өстерәде. Шымчы гырлап тыпырчына иде. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә