ШЫМУ ф. сир. к. шым булу. [Мәче] аш өйдән килә шымып, Күзләрен тиз-тиз йомып. Дәрдемәнд. Башлар түбән таба иелделәр, машиналар шымды, Тын калды. Һ.Такташ Шымып калу Кинәт шымайган хәлгә килү. Шәһәрнең пычрак урамнары, фәкыйрь йортлары айның көмештәй яктысы астында тынып, шымып калдылар. М.Галәү. Тәхет Хансарай әтрафындагы гаугалар бетте, астыртын эш йөртүчеләр дә койрыкларын кысып, шымып калдылар. Р.Батулла Шымып тору Вакытлыча шыму; билгеле бер вакытка шыму. Бу тәңгәлдә мин ялгызак түгел, Чал табигать – тиңсез көндәшче: «Һәрбер күзәнәгем – тере шигырь, Син шымып тор, шагыйрь!» – димәкче. Р.Идиятуллин |