ШЫМАЮ ф. сир. к. шым булу. Егетләр Тимерне күрүгә бераз шымаеп, тынып калдылар. Г.Рәхим. – Сез, юеш борыннар, табигать байлыгыннан явызларча файдаланасыз, сез – браконьерлар, – диде беркөнне Шакир, бот хәтле малайларны өркетеп. «Браконьерлар» шымайды. Н.Гыйматдинова

Шымаеп калу к. шымып калу. Больницага авыру янына килгән кешеләр һәрвакыт кинәт шымаеп калалар. Г.Рәхим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә