ШЫМ рәв. 1) Тып-тыныч, бер хәрәкәт тә ясамый, кымшанмыйча. Моңа кадәр, кузгалырга да куркып, бер урында шым торган дүрт егет аның артыннан иярде. Р.Вәлиев . Фаяз --- җыерчыклы йөзен картузы белән күләгәләгән Гаделшаны күргәч шым булды. М.Маликова

2) Бер тавыш та чыгармыйча, шауламыйча, тавышсыз гына, шыпырт кына. Болында, өй эчендә меңләгән ирләр, илме, яумы буласын белмичә, тыннарын кысып, шым гына утыра бирделәр. Н.Фәттах. Тешсез авызлардан сүз чыкмады, хатыннар иртәгә тагын Зәйнәп катына баш орып киләселәрен чамалап тындылар, шым гына таралдылар. А.Гыйләҗев

Шым булу Шүрләп, тыелып тору, тавыш-тын чыгармау, койрыкны кысу. [Мостафин:] «Сарылма!» – дип кенә әйтте, һәм ул моны шундый итеп әйтте ки, Наҗия берьюлы шым булып калды. Ә.Еники. Хатыны Инга ---: – Ташла, тиеш түгелне сайрап утырасың, – диде, төксе генә карап. Фогельсон шым булды, ничектер, утырган җирендә сеңеп киткәндәй итте. Х.Камалов. Шым гына Кешегә сиздермичә, качып-посып кына. – Шым гына барып, каршыларына чыгасым калган, – диде Сәлим үз-үзенә. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә