ШЫЛТЫ’Р-ШЫЛТЫР КИЛҮ ф. к. шалтыр-шолтыр итү. Ә алда Шәймәрдан бабай биясенең муенындагы кечкенә кыңгырау шылтыр-шылтыр килгән була. Ә.Еники. Мине оныттыгыз дигәндәй, шылтыр-шылтыр килеп, пар чыгу өчен куелган нәни түбәтәйләр сикерешә. Р.Мөхәммәдиев