ШЫЛТЫ’Р-ПЫЛТЫР иярт. 1. к. шалтыр-шолтыр. Юньлерәк юлга тап булуга, элдертәсе килә башлый – калтыр-колтыр, шылтыр-пылтыр күпме барырга мөмкин – арыта! Шәһри Казан

2. с. мәгъ. Начар, сыйфатсыз, килде-китте. СССР таркалганнан соң, шылтыр-пылтыр, ягъни бик җиңел җырларга күчтек. Мәдәни җомга

3. и. мәгъ. к. шылдыр-былдыр 2. ( 1 мәгъ.). Әмма халык мәзәктән, шылтыр-пылтырдан туйды. Акчарлак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә