ШЫЛТЫРА’У ф. к. шалтырау. Кесәләрендә акча шылтырый кеби хис итәләр. Г.Тукай. Капка келәсе шылтырап төште. Г.Ахунов. Аннан кемнәрнеңдер кычкырып сөйләшкәне, табак-савыт шылтыраганы ишетелде. Н.Фәттах

Шылтырап тору к. шалтырап тору. Сездән яшерергә теләмим, хәл авыр. Келәт буралары шылтырап тора, колхоз амбарларында да шул хәл. Ә.Баян. [Талипның] күкрәге шиңеп төшкән, киемнәре астында сөякләре генә шылтырап тора кебек. Н.Дәүли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә