ШЫЛТ иярт. 1. Әйберләр бер-беренә җиңелчә генә бәрелгәндә чыккан тонык кына, сүрән генә берәр төрле тавышны белдерә. Кайда бака? Тап, тап, тап! Шылт, шылт, томшык ачкалап, Эзләп йөри ач тамак. Г.Әпсәләмов. Качкыннар шылт та шылт, мылтыклар шарт та шорт!.. Г.Мөхәммәтшин. Газинур абыйның фотоаппараты минут тик тормый: шылт та шылт. Сөембикә 2. рәв. мәгъ. Бик тиз, тиз генә; кинәт, капыл; җиңел генә, ансат кына. Куеныннан монтировка чыгарып ишекне шылт кына итеп ача. Ф.Яруллин. Сәет танышының сәркатибенә, үзенең кем икәнен әйтмичә генә, «шәхси мәсьәлә белән» дип, шылт кына кереп китмәкче иде ---. Т.Галиуллин 3. хәб. функ. Эшнең, хәрәкәтнең бик тиз вакыт эчендә эшләнүен белдерә; шалт. Монда чыгып китәр алдыннан: – Син анда авызыңны ачып изелеп утырма, – диделәр. – Югары өйдә дөп-дөп идәнгә типтеләрме, шылт идән астына! Белдеңме? Г.Бәширов ◊ Шылт итеп Кисәк, кинәт, кылт итеп. Казанга килеп 5 нче трамвайга утыруга, шылт итеп Гөлхәбирә искә төште. А.Хәсәнов. Кинәт шылт итеп хәтеренә төште аның: төш, бүген күргән сәер төш – баеп баручы кояшны куып атта чаба да чаба, чаба да чаба ул. Х.Мөдәррисова. Шылт иткән тавыш та юк Тулы тынлык. Әледән-әле торып, ишектән башны тыгып карыйм – дегет шикелле кара төн, үлек дөнья, шылт иткән тавыш та юк. Ә.Еники. Тирә-якта шылт иткән тавыш юк. А.Гыйләҗев. Шылт тавыш юк к. шылт иткән тавыш та юк. Шылт тавыш юк, Хәтта кошлар очмый. М.Шабаев. Шылт та итми к. шылт та итмичә. Әллә аларның шылт та итми утырулары ошады, әллә санаулы минутларны тулырак файдаланасым килдеме – рәхәтләндем мин, Тубыл укучыларын сүз белән сыйлап. Т.Әйди. Шылт та итмичә Бернинди тавыш чыгармый, тавыш-тынсыз гына, тулы тынлыкны саклап. Мондый концертның бу авыл тарихында беренче генә булуыдыр, ахрысы, җыелган халык, хәтта тиктормас бала-чага да, биһуш булып, шылт та итмичә тыңладылар. Ә.Еники. Шылт та юк к. шылт иткән тавыш та юк. 1) Төн... Тирә-як шундый тын... Шылт та юк... У.Шекспир; 2) Гауга, җәнҗал, тавыш булмау турында. Телеңә тилчә чыккыры, цифрлар үтәлгән иде, шылт та юк иде... Ф.Сафин |