ШЫЛДЫ’Р-ШЫЛДЫР иярт. 1) к. чылтыр-чылтыр. Кайда карасаң да, ямь-яшел агач белән капланган өлкән вә биек-биек таулар, урманнар, карагайлар, акланнар, җимешле агачлар арасыннан, таш эченнән шылдыр-шылдыр агып яткан көмеш кебек елгалар адәмнең мәхәббәтен җәлеп итә... Г.Ибраһимов 2) к. шалтыр-шолтыр. --- кылычларын, шпорларын шылдыр-шылдыр китереп, бер төркем казаклар килеп керде. И.Салахов. Күрәм, ул бүген бик ыспай итеп киенеп җибәргән. Күлмәгенең итәкләре ниндидер боҗралар белән урап алган шикелле. Муенсасы шылдыр-шылдыр килә. Н.Дәүли. Сыкрый ишек. Әни ачса – Шылдыр-шылдыр Җырлый ишек. Р.Шәрипова |