ШЫЛДЫРУ ф. 1) Нәрсәне дә булса этеп, шудырып, бер урыннан икенче урынга күчерү. Мин түзмәдем, ишекне бөтен көчемә шылдырып ачып җибәрдем. Ә.Еники . Әфтах яшьләргә комсомол исеменнән кыска гына нотык сөйләде, шуннан без чаршауны шылдырып, уйный башладык. Мирас

2) күч. гади с. Яшертен сату, сатып җибәрү . [Миңлебикә:] Сиңа киңәш итми сатмам. Шылдырырмын, Алла насыйп итсә. Ә.Фәйзи. Ярый әле, болыннан печән ташырга тотынгач, койрыгына баскандай иттек, алай да шушындый кытлык елны никадәр печәнне сулга шылдырган – чуртым белә. Э.Касыймов

3) күч. Качырып озату, еракка җибәреп яшерү. Ә ике малайны әкрен генә партизаннарга шылдырган идем. Г.Гобәй. Гафур намазлык өстендә уңга-сулга борыла да: --- «Әссәламегайкем вә Фәттахулла, авызыңны ачып утырма, атны шылдыр, Аллаһе әкбәр», – дип, догасын дәвам итә. Я.Зәнкиев

4) Урлау

5) күч. Шудыру, куу. Шуның өчен әйтәм: без бик зур башлап кечкенәсеннән калмыйк, дим! Безне тегеннән, банктан шылдырмасыннар, дим! Г.Исхакый

Шылдыра башлау Шылдырырга тотыну

Шылдыра тору Һаман шылдыру. Качкыннар төялгән пароходлар Англиягә, Франциягә, Төркиягә шылдыра тордылар. Н.Дәүли

Шылдырып бетерү Барысын да шылдыру

Шылдырып җибәрү Кинәт шылдыру. Тиз генә чуар халатын киеп, тәрәзәнең рәшәткәсен шылдырып җибәрде. Ә.Еники

Шылдырып кую Шылдырган хәлгә китерү; тиз арада яки алдан шылдыру. Капка ябыла, аркылы агачын яңадан шылдырып куялар, шуннан бермәлгә ишегалды да тынып кала. Ә.Еники

Шылдырып тору Һәрвакыт, гел шылдыру; әледән-әле шылдыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә