ШЫЛДЫ’Р-БЫЛДЫР с. 1. 1) Начар, сыйфатсыз, ни җитте шундый 2) Түбән әхлаклы, уңай сыйфатлары аз булган. Диләрә – бүгенге шылдыр-былдыр заманның шәһәрдә туган баласы. Т.Миңнуллин 3) Дәрәҗә, абруй ягыннан түбән булган, ихтирамга лаек булмаган. Кәрим Тинчурин ул Кариевтан кала иң олы сәнгатьче иде. Шылдыр-былдыр гына түгел, төптән, тирәннән уйлап гамәл кылучы олы шәхес иде ул. Р.Батулла 2. и. мәгъ. Сыйфатсыз, начар, аннан-моннан гына эшләнгән, килде-китте нәрсә. Танылган, хәтта күренекле музыкант та чыгасы иде миннән. Бәлки, композитор да булган булыр идем. Бүгенге «йолдызлар» язган шылдыр-былдырны мин хәзер дә яза алам. Т.Миңнуллин |