ШЫЛДЫРАВЫК и. 1) диал. к. шөлдерут. Шылдыравык (җәйге шөлдерут) көпшәле ачык сары төстәге эре ялгыз чәчәкләре – башаксыман чук чәчәк төркеме хасил итәләр. Агулы үсемлекләр 2) Селкеткәндә, кагылганда эчендәге вак нәрсәләр шалтырый торган куыш эчле балалар уенчыгы; шалтыравык. Ата-анасы аңарга балалар өчен ясалган курчак вә уенчыклардан һичбер нәрсә алып бирмәсәләр дә, ул шылдыравыктан башка базар уенчыгын күрмәсә дә, бер дә аптырамый иде. Г.Ибраһимов 3) к. кыңгырау ( 3 мәгъ.). (Шәңгәрәй ишекне ача, ишектә Гариф.) [Гариф:] Аз гына да ихтирамың юк кешегә. Шылдыравык төймәсен баскан килеш шунда – бусагада үлеп калсам. С.Шәкүров |