ШЫКЫРДА’У ф. 1) Тимер, таш һ.б.ш. каты нәрсәләр бер-берсенә ышкылып киткәндә өзек-өзек тонык тавыш чыгу; шыкыр-шыкыр итү. Банкалар шыксыз тавыш чыгарып шыкырдады. Ә.Хәсәнов . Мотыйгуллин тагын бераз тыңлап торды: – Тимер шыкырдый димме?.. – Шуңа охшаган шул. З.Фәтхетдинов. Политрук гөрелдәп һәм шыкырдап танклар якынлашып килгән куаклыклардан күзен алмый. И.Кудинов 2) Ачу, усаллык яки башка хистән яисә йокы аралаш тешләрне каты кысып бер-беренә ышку, шыгырдаган тавыш чыгару. Аның йөзе кыйшайган, күзләре атылып чыгарга җитешкән тешләре шыкырдый иде. Г.Бәширов 3) Шыкыр-шыкыр итүне хәтерләткән тавыш чыгару (саескан тур.). Сартаков, --- саескан шыкырдаган төсле шыкырдап чыга торган тавышлы --- абзый, миңа бер дә гаҗәпләнмичә, йөзенә гримаса чыгармыйча: – Кызлар янына барырга карт инде мин, коллега, – диде. Г.Ахунов. Саескан, сиртмә койрыгын селкетә-селкетә, нидер шыкырдый-шыкырдый очып китә. М.Хәбибуллин 4) к. шыгырдау ( 3 мәгъ.). Син бит тимер тәртип урнаштырдың кадрлар арасында. Шыкырдап кара. --- Совхоз директоры Галимҗанов бер генә каршы сүз әйтте. Бер ай эчендә – выжт! Ф.Садриев ◊ Шыкырдап торган 1) к. шыгырдап торган. Минем хәтеремдә: тышта шыкырдап торган каһәрле кыш иде. Ш.Камал. Шыкырдап торган йөзлекне күкеле сәгатькә алыштыргач Нәгыймәттәй, сдачасын да санарга онытты. К.Кәримов. Өр-яңа билетның шыкырдап торган битенә корыч каләм очын кара тушька манып, таныш түгел кешенең --- исеме языла. М.Галиев; 2) к. шыңгырдап торган. Хан сараедай шыкырдап торган нарат бүрәнәләрдән йортын да салдык ---. Н.Хәсәнов Шыкырдап алу Бераз яки бер тапкыр шыкырдау. Бакчага кергәндә, ул юри саескан булып шыкырдап ала. Көмеш кыңгырау Шыкырдап кую Бер тапкыр шыкырдаган тавыш чыгару. Картның йөзе агарып китте, ачудан тешләре шыкырдап куйды. С.Сабиров. Кинәт саескан шыкырдап куйды. Ә.Маликов Шыкырдап тору Өзлексез яки әледән-әле шыкырдау; әле, хәзер шыкырдау. Эленеп торган кием-салымнарны карыйм: шыкырдап торалар, ялтырыйлар, төсләре гадәттән тыш җете, исемнәре ят: нейлон, кримплен, джерсилар... М.Галиев Шыкырдый башлау Шыкырдарга тотыну. Җилнең мондый да тәрбиясез кыланышыннан тәмам туеп, теш арасында тарихи ком бөртекләре шыкырдый башлагач, Сергей Михалков иптәш Ахуновны читкәрәк алып китә ---. М.Галиев |