ШЫКЫРДАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. шыкырдау

2) Шыкырдаган тавыш чыгару. Ул күзләрен йомды, сызланудан йөзе газаплы тартышты, тешләрен шыкырдатты, ләкин ыңгырашмады. Ф.Садриев

Шыкырдата башлау Шыкырдатырга тотыну. Менә берзаман, кояш югарырак күтәрелгәч, өйалды ишеген шыкырдата башлыйлар. Г.Бәширов. Кулыма эләгү белән шыкырдата башладым ул шикәрне. К.Миңлебаев

Шыкырдатып алу Бераз яки бер тапкыр шыкырдату

Шыкырдатып җибәрү Кинәт шыкырдату, көтмәгәндә шыкырдату

Шыкырдатып кую Бер тапкыр шыкырдату. Тик шунда ул тешләрен шыкырдатып куйды, аның күзләре кысылды. Г.Бәширов

Шыкырдатып тору Даими яки әледән-әле шыкырдату; әле, хәзер шыкырдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә