ШЫКЫРДАП рәв. к. шытырдап. Озакламый чокыр тирәсенә әрдәнә-әрдәнә саман кирпечләр өелде. Кояшта шыкырдап киптеләр. И.Салахов. Кырык икенче елның көзендә, авыл урамнарындагы баткаклар шыкырдап туңган чакта, япа-ялгыз ат яшәгән агач сарайны төнен сүтеп алып киткәннәр. З.Зәйнуллин. Юеш итекләр суыкка чыккач шыкырдап ката ---. Л.Гыймадиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә