ШЫКСЫЗЛАНУ ф. 1) Тышкы нәфислеген, матурлыгын югалту; ямьсезләнү, килбәтсезләнү, котсызлану. [Исхак] соңгы вакытларда үзенең шулай шыксызланган булуына аптырап, ышанмыйча торды. С.Рәфыйков. – Басра ягына, Басра ягына чыгып ычкыныгыз! – дип --- әмер биргән чакта, болай да котсыз Рәис тагын да шыксызланган, кыргыйланган иде. В.Имамов 2) Яме китү, шыксыз, күңелсез хәлгә килү. Көннәр шыксызланды, берөзлексез ява торган көзге яңгырлар башланды, я көне буе сибәләп тора ---. Р.Сәгъди. Йорт күзгә күренеп шыксызлана: беренче каттагы панель йөзеңне кызартырлык оятсыз сүзләр белән тулды. Р.Галиуллин. Җәй урталарында инде дала тәмам көеп, эштән чыга. Бөтен тирә-як шыксызлана, ком төсенә керә. И.Беляев 3) күч. Начар якка үзгәрү, ямьсезләнү, начараю. Адәм баласының рухи дөньясы шыксызланган саен, тышкы кабыгы ялтырый икән. Н.Гыйматдинова Шыксызлана бару Акрынлап шыксызлану, торган саен ныграк шыксызлану. Һава көннән-көн начарлана, шыксызлана барды. Р.Сәгъди. Елдан-елга тормыш катлаулана, Шыксызлана бара җир йөзе. Г.Афзал Шыксызлана башлау Акрынлап шыксызлануга табан бару. Шактый гомер үтеп тә, чибәрлеген, күркәмлеген югалтмаган --- Зәйнәпне күргәч, гомерендә дә чибәр хатын булып саналмаган, инде шактый ук шыксызлана башлаган Маһруза бермәлгә каушап калды. Х.Ибраһим Шыксызлана төшү Берникадәр шыксызлану. Гөлбану алдына чүгәләгән бу шыксыз абыйга карап хәйран калды. Елмайганда, тагын да шыксызлана төшә ул. М.Хәсәнов Шыксызланып бетү Тәмам, бик нык шыксызлану. Саубуллашканда ул: «Бу эшкә килүең әйбәт булган анысы, ир кеше кулы, каты кул кирәк монда. Югыйсә китапханә --- бөтенләй таралып, шыксызланып бетте!» – диде. Р.Вәлиев Шыксызланып калу Ниндидер бер вакыйгадан соң шыксызланган хәлгә килү. Һәрхәлдә, тирәкләр агып киткәннән соң, Назыйм озак кына үз җанының кайсыдыр почмагында бушап, шыксызланып калган урыннар сизә башлады. Ф.Яруллин. Менә бервакыт агачларда яфраклар коелып беткән, табигать ялангачланып, шыксызланып калган. Г.Гыйльманов Шыксызланып китү Кинәт шыксызлану. Тирә-юнь кинәт кенә салкынаеп, шыксызланып киткәндәй булды. Р.Вәлиев Шыксызланып тору Вакытлыча шыксызлану; әле, хәзер шыксызланган хәлдә булу. Төн буе каралып, шыксызланып торган тәрәзәләр дә таң нуры белән агара башлады. А.Шамов |