ШЫКСЫЗЛАНДЫРУ ф. йөкл. юн. к. шыксызлану. Ә рак чыннан да шулхәтле яман авыру: ул кешене кыска гына вакыт эчендә дөньядан алып кына китү түгел, --- үләр алдыннан гарипләтә, шыксызландыра, танымаслык итә. Шәһри Казан. Инвестор бу кече калаларны шыксызландырып, җир өстендә пар чыгарып яткан торбаларны җир астына яшерде. Ватаным Татарстан Шыксызландырып җибәрү Бераз, беркадәр шыксызландыру. Сәлим мулланың калтырап чыккан хәлсез тавышы әле генә мәет озаткан өй эчен гүя тагын да караңгыландырып, тагын да шыксызландырып җибәрде, күңелгә шом өстәлде. И.Сираҗи |