ШЫКСЫЗ с. 1) Төсе-бите күрексез, ямьсез; кыяфәтсез, котсыз. Уй чуала, кызның эче бердән жу итә: Булып куйса «ире» шыксыз бер карт, Ул чагында сине ни көтә? Н.Исәнбәт. Бәхетсез мин, бәхетсез, ямьсез, шыксыз мин. Кызлар дөрес әйтәләр. Н.Кәримова

2) Авыр тәэсир итә торган, күңелгә ятышсыз, иләмсез . Әле генә шундый җылы булып, күңелле булып тоелган бүлмә Исламга кабердән дә тар булып, суык, шыксыз булып күренде. Н.Фәттах. Түгәрәк әгъзалары үткән дәвердәге авырлыкларны җаннары аша кичереп утырганда, Фатыйх Сәгыйтовның шыксыз тавышы тынлыкны бозды ---. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә