ШЫКАЮ ф. диал. 1) Хәрәкәтсез катып калу, хәрәкәтсез тору; сыны катып калу. Нәрсәгә шыкаеп торам соң әле? Эш күрмәгән кешеме әллә мин? Пешерә дә беләм, кыздыра да беләм. Ю.Әминев // Туктау, хәрәкәтсез калу; акмый башлау. [Гали:] Кандыр [елга] ике ташны күтәргән диген, ә хәзер көчкә-көчкә бер ташны өстери дисәңче. Челләдә бөтенләй шыкаймаса дип куркам. К.Тинчурин

2) Саграк, уяурак, игътибарлырак эш итәргә тырышу, абай булу. Билал дәшми. Ул Гөләемгә караган да аның сөйләгәнен, ачылганын көтә. Мондый чакта саксыз сүз ычкындырырмын дип тә шыкая ---. М.Вәлиев. Таеп егылудан шыкаеп тиз-тиз теркелдәргә тырыша, авыл чынлап уянганчы, басу капкасын чыгып каласы килә, шуңа кабалана. Р.Мулланурова

3) Берәр нәрсә артына, эченә яшеренү, качу, посу. Эшнең нәрсәдә икәнен сизгән Гөлчирә морҗа артынарак шыкайган була, ләкин күрәчәгенә каршы, күзлекнең юнәлеш секторына эләгә дә, гипнозланган куянның питон авызына үзе килеп кергәне кебек, Вәлиуллинага таба атлый ---. М.Мәһдиев. Горком бинасына барып керүгә, аста, вестибюльдә аны Иван Мөхәммәтович табып алды. Бер почмакка шыкайдылар, башлыкның чырае гадәттәгечә мөлаем һәм хәерхаһ иде. Ф.Садриев

4) Курку, куркып калу, шүрләү. Егет, хәтәр шүрләп, күзләрен акайтты һәм җәһәт кенә торды да, бәладән башаяк дигәндәй шыкаеп, өйдән чыгып шылды. Х.Камалов. Әнинең кычкыруыннан шыкаеп, тиз-тиз юынам да, аннан-моннан капкалап, матаема атланып, печәнгә чыгып чабам. Ф.Төхбәтуллин

Шыкаеп кую Бер мәртәбә шыкаю. Авыздан нәҗес исе килүдән эчкән вакытта ук шыкаеп куйган идем. Т.Нәҗмиев. Мондый чакта саксыз сүз ычкындырырмын дип тә шыкаеп куя. М.Вәлиев

Шыкаеп тору Күпмедер вакыт шыкаю; әле, хәзерге вакытта, сөйләп торганда шыкаю. --- китмәгән икән бу беркая да. Абзар артында гына шыкаеп торган да, әнисе мал караган арада өйләренә кереп, өй астына урнашкан. М.Мәһдиев. – Менә бераз гына тоткан идем. Булатов киләсе бугай. Шуннан шыкаеп торам әле, – дигән. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә