ШЫЕЛДА’У ф. 1) Җил яки ни дә булса зур тизлек белән һава ярып, нечкә аваз чыгару. Зенит снарядлары шыелдап очалар. И.Гази. Туктамышның кыйбласы күренмәде, соңгы мәртәбә чатыр корган җирендә шыелдап җилләр исә. Р.Мингалим, Р.Хәмид 2) Каты әйберләр ышкылып, сызгыруга охшаган тавыш чыгару. Авыл ягыннан балта тавышлары, пычкы шыелдаганы ишетелә. Г.Бәширов. Шыелдап барган чанада кулын болгап, кычкыра беренче хәбәрче булып: – Патша мәтәлгән! Ура!.. С.Баттал. Кыл кебек тартылган трослар әкрен генә шыелдап шуышырга тотынды. Ф.Абдуллин 3) күч. Иреннәрне кысып, теш арасыннан гына усал итеп сөйләү, нәрсә дә булса әйтү; ысылдау. – Актык мәртәбә әйтәм, акылсыз булмагыз! – дип шыелдады Кампе. Г.Әпсәләмов Шыелдап алу Кыска вакыт аз гына шыелдау Шыелдап кую Бер тапкыр шыелдау Шыелдап тору Озак, даими рәвештә яки әле, сөйләү моментында шыелдау Шыелдый башлау Шыелдарга тотыну. Менә репродукторлар шыелдый башлады. Г.Әпсәләмов |