ШЫЕЛДАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. шыелдау. Ике мотоцикл, бер җиңел автомобиль, аның кул күтәреп торуын бар дип тә белми, шыелдатып узып китте. Т.Әйди

2) Сыздыру, берне сугу. « Кем баласы?» – дигәнгә каршы тагы, муенын кыйшайтып, җиңен чәйнәде, авыз ачарга курыкты, ялгыш әйтер дә, хәлфә үзенең озын чыбыгы белән шыелдатыр кебек тоела иде. Г.Ибраһимов

Шыелдата башлау Шыелдатырга тотыну. Шәкерт озын чыбыгын алды да яртылай йоклап беткән малайлар өстеннән: – Әлиф ят! Әлиф ят! – дип, бер уңга, бер сулга шыелдата башлады. Г.Ибраһимов

Шыелдатып алу Кыска вакыт эчендә, тиз генә шыелдату

Шыелдатып кую Бер тапкыр шыелдату. Тышта пычкы шыелдатып куйдылар

Шыелдатып тору Озак, даими рәвештә яки сөйләү моментында шыелдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә