ШЫГЫ’Р-ШЫГЫР иярт. 1. Коры агач ышкылганда, кардан басып йөргәндә һ.б.ш. очракларда бертуктаусыз яки әледән-әле ритмлы рәвештә чыгып торган шыгырдау тавышларын һәм шулай шыгырдау рәвешен белдерә. Тышта шыгыр-шыгыр кар шыгырдаган аваз ишетелде. М.Хәсәнов 2. с. мәгъ. Шыгырдый торган, шыгырдавык. Кызыл Армия командиры була алмадым бит, әй, гәрчә кокардалы фуражка, --- шыгыр-шыгыр хром итек миңа бик килешсә дә. А.Хәсәнов |