ШЫГЫ’РТ-ШЫГЫРТ иярт. Агач әйберләр бер-беренә ышкылып киткәндә, кар өстендә атлап йөргәндә һ.б.ш. вакытта хәрәкәт иткән саен өзек-өзек чыккан, ритмик кабатланган, өзелеп калган шыгырдау тавышын һәм шундый шыгырдау рәвешен белдерә. Алар артыннан --- шыгырдавыклы кәвеш кигән көяз кешеләр сыман, атлаган саен аякларын шыгырт-шыгырт иттереп салмак атлап, сыерлар кайтып килә. Г.Бәширов. --- бакча ягында Дәүләтгәрәй абзыйның, шыгырт-шыгырт китереп, коедан су алганы ишетелде. Н.Фәттах |