ШЫГЫРДЫК с. к. шыгырдавык. Такталары кайшалып беткән шыгырдык сәке. С.Поварисов. Әллә анда берәр нәрсәгезне онытып калдырдыгызмы югыйсә? – диде бу әби ризасызлык белдергән шыгырдык тавышы белән. Р.Фәизов. Алар, өсләренә кигән туннарын төймәләргә дә онытып, шул шыгырдык кар сукмаклардан чаптылар. Л.Ибраһимова |