ШЫГЫРДА’У ф. 1) Нәрсә дә булса шыгыр-шыгыр килү, шундый тавыш чыгу. Майламаган чыгыр шыгырдый, чыгыр баганалары дер-дер киләләр ---. А.Гыйләҗев. Җил исеп юкәләрнең коңгырт кәүсәләре шыгырдый-шыгырдый чайкалып куйганда, бу алтынсу болытлар, җемелдәп-ялтырап, офыкка төшеп баручы кояшка таба агылалар төсле. А.Вергазов 2) Шыгырт-шыгырт итү. Аяк астында март аеның төнге салкыннан бозланып каткан кары шыгырдый иде. М.Маликова. Аның дагалы итекләре шыгырдый, авыр гәүдәсеннән идән сайгаклары сыгылып-сыгылып кала иде. Ф.Латыйфи 3) күч. Нәрсәгәдер ризасызлык, канәгатьсезлек белдереп зарлану, сукрану. Эшләтә дә белде ул аларны, бер көн сабактан да калдырмады. Шыгырдый башласалар, өстәлгә шык-шык бармак кына сугып куяр иде, тегеләр шунда ук каз бәбкәләредәй тезелешеп чыгып китәләр... Р.Төхфәтуллин // Теләр-теләмәс, сукранып кына риза булу. [Якуб Гафияткә:] Син икмәгеңне бирмәссеңме? Бирерсең! Шыгырдарсың, мыгырдарсың, ләкин бирерсең! И.Гази 4) күч. Сәламәтлек булмау, чирләштереп тору; авыру, хәлсезлек аркасында ыңгырашып, авырсынып ыңгыр-шыңгыр йөрү. – Зарар юк, – «президент» мәгънәсез генә кулын селтәде, – утырыңыз. Картлар шыгырдый инде ул, менә сез, яшьләр, бирешмәңез. Г.Әпсәләмов. Әниебез өч бала били: Зәйнәп исемлесе бик бәләкәй чакта ук дөнья куя; апам Фәүзия исән-сау; без фәкыйрегез шыгырдап алгаласа да яши бирә. К.Миңлебаев // Чирләп яту, авырып тору. Исмәт байның шыгырдавы беренче түгел иде. Г.Әпсәләмов 5) күч. Тынычсызланып шыңшу, елау. Аннан соң икенче бәби дә кыбырсый, шыгырдый башлады. Р.Батулла ◊ Шыгырдап торган 1) Өр-яңа, таушалмаган. Мудры, --- утырган җиреннән үрелеп, кыеш аяклы өстәлгә шыгырдап торган өч иллелекне чөйде. А.Гыйләҗев. Атна-ун көн чамасы икеләнеп йөргәннән соң, Тәкый абзый тәкәне сатып җибәрде дә шыгырдап торган күн итек алып киде. Г.Сабитов; 2) Кулланылмаган, куллануда, файдалануда булмаган. Төнлә су килгән икән, ул кранны чак кына ачып коенды, аннары бүлмәсенә кереп, тумбочка эченнән шыгырдап торган җәймәләрен алды да диванга урын җәйде. М.Маликова; 3) Тынны куырып ала торган, коры, чатнама. Шыгырдап торган коры салкын. Авыл өсте зәңгәрсу-якты. Ә.Еники. Моннан җитмеш биш ел элек шыгырдап торган гыйнвар иртәсендә Вәли абый белән Фатыйма апа гаиләсендә алтынчы бала булып бер малай дөньяга аваз сала. Г.Шәйхи Шыгырдап алу Бераз яки бер тапкыр шыгырдау. Ул арада иң биек агачлар гына сизәрлек талгын җил исеп ала, --- кәүсәләрен зәңгәр сакал баскан карт кара чыршыларның берсе котчыккыч чиркәнеч тавыш белән шыгырдап ала ---. М.Мәһдиев. Карават шыгырдап алды да тынды. Р.Вәлиев Шыгырдап кую Бер тапкыр шыгырдаган тавыш чыгару. Урындыклар шыгырдап куйды. М.Мәһдиев. Диван пружиналары шыгырдап куйды. М.Маликова Шыгырдап тору Өзлексез яки әледән-әле шыгырдау; әле, хәзер шыгырдау. --- тәбәнәк таш өйнең биек баскычы баскан саен ишелеп төшәргә әзер булып, селкенеп, шыгырдап тора. Н.Фәттах. Иреннәренә ком, көл кунган, хәтта авыз эчендә дә тәмсез, әчкелтем-тозлы тузан, тешкә тиеп, шыгырдап тора. Г.Гыйльманов Шыгырдый башлау Шыгырдарга тотыну. Элемтәченең катушкасы әкрен генә шыгырдый башлады. Г.Әпсәләмов. Ул арада алгы тәгәрмәчләрнең берсе ямьсез генә шыгырдый башлады. А.Гыйләҗев Шыгырдый бирү Бернигә карамый шыгырдау. Вакыт арбасы үз көенә тәгәри бирә. Кайчакларны, хет беразга гына туктатып, көпчәкләрен, күчәрләрен майлап алырга бик кирәк. Туктамый шул, бер көйгә шыгырдый бирә. А.Хәсәнов. Дәвешләргә чаклы бергә атлаулары мөмкин иде, ләкин Палҗан артык тәкәббер булганга күрә, артыннан күршесе ияргәнен бар дип тә белмичә, шыгырдый бирде. Ә.Баян |