ШЫГЫРДАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. шыгырдау 2) Шыгырдаган тавыш чыгару. Шәмсүн көрсенеп куйды һәм, агач караватны шыгырдата-шыгырдата, урынында авыр әйләнеп, түшәмгә карап ятты. А.Вергазов. Шомыршы юлының салкын карын нинди итекләр шыгырдата дисәң, Төке мукшылары баскан җылы итекләр! Н.Хисамов 3) Шыкырдаган тавыш чыгару, шыкырдату. Блоковойлар капка төбенә тезелеп баскач, алар алдына лагерь коменданты Кампе үзе чыкты. Күзләрен кан баскан, тешләрен шыгырдата, иреннәрен чәйни. Г.Әпсәләмов . Зарифуллин тешен шыгырдата, Гыйззәтуллин, авызын чап-чоп китереп саташып, нәрсәдер ашый иде. М.Мәһдиев 4) күч. Уен коралында, гадәттә гармунда аз-маз уйнау, азрак уйный белү. Кәрим белән Сәлим аз-маз гармун шыгырдаталар икән, шул җөмләдән берсе хромканың тавышы шәп, икенчесе тальянка моңлы, дип бәхәсләшеп киттеләр. З.Мурсиев // Белер-белмәс уйнау, тарткалап тавыш чыгару. Аннан салмак кына «Яшь наратлар» көен уйный башлады. Белеп уйнавы түгел. Гармунны елата, шыгырдата, интектерә генә. И.Нәбиуллина Шыгырдата башлау Шыгырдатырга тотыну. Халык исеменнән эш итәргә күнеккән авторитар хакимият, чын халык идарәсенә килгәндә, тешләрен шыгырдата башлый. И.Әмирхан. Хәзер ул баскычлары төбендә унике телле тальян гармунында уйнарга өйрәнеп утыра. Берничә көй дә чыгара инде. Әнә әни дә: «Бу малай галәмәт шыгырдата башлаган», – ди. С.Зыялы Шыгырдата бирү Шыгырдатуны дәвам итү. Яралы тынычланды, күз кабаклары ябылды. Ләкин һаман тешен шыгырдата бирде. Х.Камалов Шыгырдатып алу Бераз яки бер тапкыр шыгырдату. Гармунны бераз шыгырдатып алгач, Махно яңадан иске эзгә кайтып төште. З.Фәтхетдинов. Йодрыгын кысып тоткан Чанышев яман гына тешен шыгырдатып алды. Х.Ибраһим Шыгырдатып җибәрү Кинәт шыгырдату, көтмәгәндә шыгырдату Шыгырдатып кую Бер тапкыр шыгырдату. – Чепу-ха! – диде әти, зәһәр елмаеп, һәм урындыгын шыгырдатып куйды. Ә.Еники. Әхмәтхан ярсуыннан тешләрен шыгырдатып куйды. Р.Камал Шыгырдатып тору Даими яки әледән-әле шыгырдату; әле, хәзер шыгырдату. Андрей беравык яңак сөякләрен шыгырдатып торды. В.Имамов Шыгырдатып яту сөйл. к. шыгырдатып тору |