ШЫГЫРДАВЫКЛЫ с. 1. к. шыгырдавык. Мин, кибетнең шыгырдавыклы ишеген ачып, урамга чыктым. Гали Рәхим. Хәлсезлектән калтыранганга күрә, элеккедән дә ямьсезрәк яңгыраган шыгырдавыклы тавышы белән сөйли башлады ---. Казан утлары 2. и. мәгъ. Ике кешенең арканы аркага куеп, берсенең кулларын икенчесенеке белән чалыштырып, әле берсе, әле икенчесе бер-берсен күтәрүдән гыйбарәт уен. Пәрдә ачылганда, шәкертләр шыгырдавыклы уйныйлар. Т.Гыйззәт |