ШЫГЫРДАВЫК с. 1. 1) Шыгырдап тора, шыгырдый торган, шыгыр-шыгыр итә торган. Шыгырдавык кар өстеннән аяк тавышларын үзе дә ишетмәстәй атлап, Мөнирҗан мунчага юнәлде. Н.Әхмәдиев. Асаф, кешеләрнең тез башларына бәрелә-бәрелә эчкә узып, буш калган шыгырдавык терәкле бер урындыкка утырды ---. М.Мәһдиев

2) күч. Арба шыгырдавына охшаш, карлыккан, ямьсез. Музыка тавышы тынып, Василий Михайловичныкына охшаш ямьсез, шыгырдавык тавыш ишетелү белән, Габделхәй айнып киткәндәй булды. Н.Фәттах. --- һәр йорт яныннан үткәндә, шыгырдавык тавышы белән сукранып куя: – Барыгызны да аттырашы калган, ышбулышлар! Ф.Баттал

3) күч. Чирләшкә // Зарланучан

2. и. мәгъ. Сәламәтлеге булмаган, чирләштереп торган, ыңгыр-шыңгыр йөргән кеше. Тапты үләр вакыт. Ярамаганмыни җәй көне, корырак, җылырак вакытта. Ике кулсыз итте бит, шыгырдавык. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә