ШЫГАЮ ф. сөйл. к. шыкаю. Киң җилкәле, үзеннән бер башка олы үсмер егеттән шыгаеп, Фатих хәлфә читкәрәк тайпылды. Г.Ахунов. --- баржа корпусларын җыйганда, табаклы тимерләр җилкәңнән үтә, заклёпка вакытында чүкеч сугасың, --- бик тирләсәң, мастер күзеннән шыгаеп, тиз генә чумып аласың. Ф.Хөсни Шыгаеп тору Билгеле вакытны шыгайган килеш уздыру. «Мин айгырны алып, урман тирәсендә шыгаеп торам», – ди Корбангали абзый. Мөлкәтебезне барлаганда |