ШЫБЫРДЫК с. сөйл. 1) Шыбырдый торган, шыбыр-шыбыр тавышланып торган. Шыбырдык усакларның үзара серләшүен тыңлап, сәгатьләр буе аунап ятарга яратам. Г.Сабитов 2) күч. Лыгырдык, күп һәм буш сүз сөйләүчән, телчән. Әсәрнең икенче сызыгына --- редактор Рәкыйп, шыбырдык хатын Ниса Чәймиева гаделлек һәм гаделсезлек --- гадәтләрен чагылдыручы образлар булып килеп керәләр. Г.Ахунов |