ШЫБЫРДАШУ ф. 1) урт. юн. к. шыбырдау. Малайларга сиздермичә генә, шырпы кабын кулыма алдым, чикерткәләр шыбырдашалар иде әле. Р.Миңнуллин. Шыбырдашып утырган яшьләрнең күбесе Җәмилә Закировнаның беренче әйткәннәрен ишетми дә калды шикелле. М.Маликова. Малайлар гына: «Әби, без кыр үрдәге күрдек!» – дип шыбырдаштылар. А.Гыйләҗев

Шыбырдаша башлау Шыбырдашырга тотыну. Балалар икенче якка тайпылып юл бирделәр дә янә яңгыр тамчыларыдай шыбырдаша башладылар. Ф.Җамалетдинова. Тәрәзә төбендә яңгыр тамчылары шыбырдаша башлады ---. Ә.Мушинский

Шыбырдашып алу Аз гына шыбырдашу. Егетләр бераз шыбырдашып алдылар, чыпчык ташы яңадан алга чыкты. М.Мәһдиев. Утлар сүнде. Кешеләр яңгыр тамчыларыдай бердәм шыбырдашып алдылар. Ф.Җамалетдинова

Шыбырдашып кую Бер тапкыр шыбырдашу. Таллар аны таныган төсле җанланып, шыбырдашып куйдылар. Р.Миңнуллин. – Уф, – диде. Уфыруыннан йокымсыраган яфраклар шыбырдашып куйды. Н.Гыйматдинова

Шыбырдашып тору Туктаусыз шыбырдашу; әле, хәзер шыбырдашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә