ШЫБЫРДА’У ф. 1) к. шабырдау. Ашлык төягән арбалар шыгырдый, бертуктамый яңгыр шыбырдый. А.Алиш. Түшәмнән шыбырдап ком коелды. Г.Әпсәләмов. Хәзер күзгә һичнәрсә күренеп тормаса да, башаклар һаман элеккечә кыштырдый, яфраклар элеккечә шыбырдый. Ә.Баян

2) күч. гади с. Күп сөйләү; белер-белмәс кирәкмәгәнне, сөйләргә ярамаганны сөйләү, лыгырдау. Гәҗитәдән пирчәткә бармакчасы хәтле генә апа килгән иде. Әй чәтерти бу, әй шыбырдый, коелмый гына. Ну, мәйтәм, лагерьда очраган булсаң, сидереп сидегеңә утырта идем мин сине! А.Гыйләҗев. – Без яшьләрне үстерергә тиештер бит. Мин арыдым, тарта алмый башладым. – Сезнең оешмада парторг булырлык кеше күренми әлегә. Шыбырдамый гына эшлә. Юкса үзең беләсең! Х.Камалов // Урынсыз яки кирәксез сүз сөйләү, әйтү. Наилә түзмәде: «Нигә кунаклар килеп җитми соң?» – дип шыбырдады. А.Гыйләҗев

Шыбырдап алу Аз гына шыбырдау. Серкә койган арыш басуында Йөгерә-йөгерә уйный таң җиле. Су буенда тал шыбырдап ала, Төшләр күргән бала шикелле. З.Мурсиев

Шыбырдап җибәрү Кинәт шыбырдый башлау

Шыбырдап кую Бер тапкыр шыбырдау. Яңгыр шыбырдап куя... С.Хәким. Кинәт яфраклар шыбырдап куя. Сөембикә

Шыбырдап тору Өзлексез шыбырдау; хәзер шыбырдау. Мин гомумән төнге яңгырны бик яратам. Хәзерге кебек салмак, ләкин еш һәм тигез генә, җиңгел генә шыбырдап торса, бөтен җаным белән биреләм. Г.Ибраһимов. Яңгыр монда хәтта шәбрәк ява шикелле тоелды – бөтен тирә-як шаулап, шыбырдап тора иде. Н.Фәттах

Шыбырдый башлау Шыбырдарга тотыну. Иске балалар тудыру йорты артындагы тыкрыкка керүгә, Артём Парсегян шыбырдый башлады, ул кая килгәннәрен аңлады, чөнки бу урам прокуратура ишегалдына терәлеп тора, ләкин авыз ачып берни әйтмәде. Р.Мирхәйдәров. Берәр нәрсә шыбырдый башласа, шунда ук качалар. Акчарлак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә