ШЫБЫРДАТУ ф. к. шабырдату. Өстендәге япмасын сыпырып төшерделәрмени, ул, ялангач гәүдәсен капларга маташкандай, яфракларын шыбырдатты ---. Н.Гыйматдинова. Авылга илтүче юлдан челтер-челтер гөрләвекләр ага, эре яңгыр тамчылары, кипкән агач яфракларын шыбырдата-шыбырдата, җиргә тамалар. Безнең мирас Шыбырдатып алу Тиз генә шыбырдату. Адашкан җил имән яфракларын шыбырдатып алды. А.Хәлим Шыбырдатып җибәрү Кинәт шыбырдата башлау. Әбиләр чуагының бу соңгы җылы, шаян җиле шиңә башлаган яфракларны шыбырдатып җибәрә. Г.Әпсәләмов |