ШҮРЛЕК и. 1) Савыт-саба, китап, вак-төяк кирәк-яраклар кую өчен стенага беркетеп эшләнгән аркылы өслек; киштә. Шул арада самавырын да гөрләтеп кайнатты, кечкенә ачык агач шүрлектән чынаягын, икмәген, чәй-шикәрен дә, алып, буяусыз агач өстәлгә тезде. Г.Ибраһимов. Китап шүрлегеннән зәңгәр тышлы строевой уставны тартып чыгарды. С.Шәрипов // Әйберләрне тезеп кую өчен стенага беркетелгән такта яки үзе стена итеп эшләнгән киштәләр тезмәсенең бер тактасы. Ул әледән-әле магазиннарга керде, шүрлекләргә тезеп куйган ялтыравык ботинкаларга, курчакларга, костюмнарга, төрле бизәктәге материя төргәкләренә карап торды. Н.Фәттах. Бу вакытта исә Гофран абзый, ыштан кесәсеннән янчыгын чыгарып, акчаларын кармаштыра, ә күзләре белән кибет шүрлекләрен ялый иде. М.Мәһдиев

2) Шкафның аерым бүлекчәсе. Жандарм, урындыкка басып, китап шкафының өске шүрлеген карарга тотына. Г.Мөхәммәтшин. Ул ачудан стенка шүрлеген алып атып, аннан анализ кәгазьләрен тартып чыгарды. Ахир

3) күч. сөйл. Авыз. Әй, юл бир! Малай, шүрлегеңне бик күтәрмә, карга йомырка салыр. И.Салахов

Шүрлеген җимерү Кыйнап, авызын җимерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә