ШҮРЛӘҮ II и. Берәр нәрсә алдында көчсез, ярдәмсез булудан я шулай дип уйлаудан, шикләнүдән туган рухи-физиологик халәт. Ләкин Әсмада, эттән курку хисеннән бигрәк, Мәймүнә күзенә чалынудан шүрләү хисе көчлерәк булды ---. З.Хөснияр. Һәрхәлдә, аларның йөзендә башкаларныкындагы шикелле шүрләү галәмәте сизелми иде. М.Кәбиров |