ШҮРЛӘ’Ү ф. Кемнән яки нәрсәдән дә булса бераз курку, куркып калу, өркү. Усал, гадел врач иде ул, аңардан яралылар да шүрлиләр иде. Х.Камалов. Мондый куркыныч төндә бөтенләй таныш булмаган зират эченнән кайтырга үзем дә шүрлим инде шүрләвен. М.Вәлиев Шүрләп алу Бераз, берара шүрләү. Чатырының ныклыгына иманы камил булса да, Зөбәеров тагын шүрләп алды: «Ватар бу күсе мыек». Ш.Бикчурин Шүрләп йөрү Озак вакытлардан бирле шүрләү. Без байтак вакыт Икрами агайдан шүрләп йөрдек. Г.Ахунов. Ә мин, белмәгәйләре дип, һаман шүрләп йөри идем. С.Сабиров Шүрләп калу Кисәк шүрләү; нинди дә булса бер вакыйгадан соң шүрли торган булу. Егетнең бу башсызлыгыннан шүрләп калган хатын-кызлар чыр-чу килеп читкә тайпылды. А.Вергазов. Габделфәрт, бу шикле егетләрдән баштарак шүрләп калса да: – Эля, мин сине беркая да җибәрмим! – дип әйтмичә булдыра алмады. Х.Ибраһим Шүрләп китү Кинәт шүрләү. Ул Андрейдан шүрләп киткән шикелле булды. Х.Камалов. Бәлки, «Булгария» теплоходы белән булган фаҗигадан соң күңел ачу урынсыздыр монда, суга, метеорларга караган саен, шул мәхшәрле көннәр искә төшә, шүрләп китәсең... Шәһри Казан Шүрләп кую Аз гына вакытка, беразга гына шүрләү. Барый баштарак, Ислам яклылар күбрәк була күрмәсен тагын, дип, бераз гына шүрләп тә куйган иде. Н.Фәттах. Көпә-көндез булса да, ни өчендер сәбәбен аңлата алмыйм, мин шүрләп куйдым. Р.Батулла Шүрләп тору Гел шүрләү; күпмедер вакыт шүрләү; әле, хәзерге вакытта, сөйләп торганда шүрләү. Шайтан алгыры, гел нәрсәдәндер шүрләп торырга туры килә. Х.Камалов. Күршеләр белән чагыштырганда, Сарайгырның халкы азрак. Шулай да бик күпләр бездән шүрләп торалар. Н.Фәттах Шүрли башлау Шүрләү гадәте барлыкка килү. Башта син минем белән чак-чак кына мавыктың да шикелле. Инде менә, эшләр тирәнгә китмәгәе, дип шүрли башладың. Ф.Хөсни. Бу вакыйгадан соң Мирвәлидән балалар гына түгел, укытучылар да шүрли башлады. Р.Батулла Шүрли калу Кинәт кенә шүрли башлау. Мондый әкәмәтне элек беребезнең дә күргәне булмаганга, әзрәк шүрли калдык. А.Тимергалин. Гөлбану бер бәләкәй генә өй янында өстенә кызгылт чикмән кигән зур гына сакаллы бер кешене күреп шүрли калды. М.Хәсәнов Шүрли төшү Бераз шүрләү; тагын да ныграк шүрләү. Су анасы турында ишеткәч, Барый тагын да шүрли төште. А.Гыйләҗев. Бай сәүдәгәрләрдән һәр чыгарган өчен өстәмә хак җыярга өйрәнгән әрсез халык никтер Сүбәдәй баһадирдан бераз шүрли төшә иде. М.Хәбибуллин |