ШҮРЕ и. 1) Туку станында аркаулык җеп уралган һәм шуны йөртү өчен сосага куярлык итеп эшләнгән куыш эчле кечкенә торба рәвешендәге деталь. Гайниҗамал абыстай эш эшләгәндә, Фатиха да кул арасына кергәли, кая калдырча әйләндереп шүрегә җеп чолгый, кая әвернә сүтеп йомгак ясый торган иде. Т.Нәбиуллин . Гөлчәһрә тагын эш башлый. Шүрегә җеп урый, шүрене сосага кертә дә, сосаны бик оста гына шудырып, аркылы җепне икенче яктан тартып ала да, аягы белән тәбәлдерекне төшереп, палас кылычы белән аркылы җепкә суга ---. Р.Батулла

2) Тегү машинасында җеп чорнау өчен металл кәтүк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә