ШҮРӘЛЕ и. миф. Халык ышануы буенча: урманда яшәүче, кешегә охшаган, йөнтәс какча гәүдәле, кешеләрне озын бармаклары белән кытыклап үтерергә ярата торган бер мөгезле җан иясе; урман иясе. Урман-әрәмә тулы шүрәле бездә, шүрәлеләрдән дә курыкмыймы Мәйсәрәң? Шүрәлеләр бит кети-кети уйнарга яраталар. М.Хәбибуллин. Ул һаман да шул ук шүрәлеләр, җен-пәриләр, шайтаннар, убырлар, Сак-Соклар белән җенләнә. Р.Миңнуллин ◊ Шүрәле каргаган Үсми, үрчеми торган, кечкенә. Күрәләтә торып җәһәннәм чигендәге шушы шүрәле каргаган авылга килдем бит! А.Вергазов. Йортлары аз калган авылларга «Шүрәле каргаган» диләр. Р.Батулла. Шүрәлегә су башы күрсәтү 1) Кемне дә булса адаштыру; алдап, кире якка җибәрү; 2) Алдау, дөресен сөйләмәү. Зөһрә шүрәлегә су башы күрсәтергә җыенмый – барысын да турыдан яра, бөтенесен уртага салып сөйләшә, егеткә үзенең эч серләрен бушата. Р.Кәрами |